Татарстан Рәисе: «Кытай-Евразия" ЭКСПО күргәзмәсендә яңа партнерлар табуга шат булачакбыз

26.06.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайның Синьцзян-Уйгыр автоном районының Кытай Коммунистлар партиясе комитеты Секретаре Урумчи шәһәрендә (Кытай) «Кытай-Евразия» 8 нче ЭКСПО делегатлары белән очрашуда чыгыш ясады.

Катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов кабул итүче якка Россия делегациясенә игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. "Соңгы елларда Россия-Кытай мөнәсәбәтләре моңарчы күрелмәгән дәрәҗәгә җитте. Безнең хезмәттәшлек - хәзерге дөньяда дәүләтара мөнәсәбәтләр ничек төзелергә тиешлегенең мисалы", - дип ассызыклады ул. Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, Татарстан Россия-Кытай хезмәттәшлеген үстерүгә үз өлешен кертә. "Татарстан Кытай провинцияләре белән 7 килешү һәм муниципаль берәмлекләр арасында күп кенә документлар имзалады. Казан Кытайның 6 шәһәре белән туганлык бәйләнешләрен саклый. Пекинда республикабызның Сәүдә-икътисадый вәкиллеге, Казанда сезнең илнең Генераль Консуллыгы эшли», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Узган ел нәтиҗәләре буенча товар әйләнеше ике тапкыр үскән һәм 3 миллиард доллардан артып китә. "Хәзерге ЭКСПО Кытайның күрше Евразия илләре белән хезмәттәшлеген тирәнәйтүгә багышланган. Безнең республика Россиянең Европа өлеше үзәгендә, Европа белән Азияне тоташтыручы мөһим сәүдә артерияләре киселешендә урнашкан", - дип искәртте ул. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, тармакланган транспорт челтәрен исәпкә алып, Татарстан өчен логистика мәсьәләсе актуаль булып кала. Кытайда «Бер пояс, бер юл» Ефәк юлы проекты гамәлгә ашырыла. Бу проектны һәм Евразия икътисадый берлеге планнарын гамәлгә ашыру кысаларында халыкара транспорт-логистика коридорлары булдыру буенча эш алып барыла. Узган ел ахырында «Европа-Көнбатыш Кытай» транспорт маршруты составында М-12 «Мәскәү – Казан» тизйөрешле автомобиль юлы сафка кертелде. "Татарстанның югары инвестицион җәлеп итүчәнлеге республикабызга чит илләр ягыннан кызыксынуның үсүенә ярдәм итә. ЭКСПО күргәзмәсендә яңа партнерлар табуга шат булачакбыз", - дип нәтиҗә ясады Рөстәм Миңнеханов.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.