Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Урумчи шәһәрендә (Кытай) 8 нче «Кытай-Евразия» ЭКСПОсын ачу тантанасында катнашты. Төп тема - "Ефәк юлында яңа мөмкинлекләр / Евразия өчен яңа яшәү көче".
ЭКСПО Кытай-Евразия - азык-төлек, авыл хуҗалыгы һәм тукыма продукциясе җитештерүчеләрнең халыкара күргәзмәсе. Күргәзмәгә инвестиция хезмәттәшлеге, энергетика, җайланмалар җитештерү, тукыма һәм кием-салым, цифрлы технологияләр, авыл хуҗалыгы продукциясе, туризм кебек юнәлешләр керә.
Күргәзмәдә төбәкнең сәнәгать һәм икътисадый потенциалы Татарстан Республикасы стендында тәкъдир ителде.