Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайга, Синьцзян-Уйгыр автоном районына, Урумчи шәһәренә эш сәфәренә килде.
Визитының төп максаты - Кытай-Евразиянең сигезенче ЭКСПОсында катнашу. Темасы - Ефәк юлында яңа мөмкинлекләр / Евразия өчен яңа яшәү көче. Күргәзмәдә, төбәкнең сәнәгать һәм икътисадый потенциалын тәкъдир итеп, Татарстан Республикасы стенды тәкъдим ителә.
Синьцзян - төп авыл хуҗалыгы төбәге, Кытайның 5 төп терлекчелек базасының берсе булып тора. 2023 елда төбәкнең тулаем эчке продукты 271 млрд доллар тәшкил итә. Хәзерге вакытта Кытайның Синьцзян-Уйгыр автоном районында 5500дән артык татар яши.