Рөстәм Миңнеханов «Туполев" АҖ Директорлар советы утырышын уздырды

25.06.2024

Бүген Мәскәүдә «Туполев» АҖ Директорлар советы утырышы узды. Утырышны «Туполев» АҖ Директорлар советы рәисе, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Утырышта Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе (ОАК) генераль директоры Юрий Слюсарь, «Туполев» АҖ идарәче директоры - ОАК генераль директорының беренче урынбасары Константин Тимофеев, авиация тармагының кайбер предприятиеләре вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Предприятие үсеше мәсьәләләре тикшерелде, шулай ук предприятие өчен актуаль булган башка темалар да күтәрелде.

Белешмә өчен:

«Туполев» ГАҖ Директорлар советы 2021 елның 16 сентябрендә узган утырышта Рөстәм Миңнехановны рәис итеп сайлаган иде. Директорлар советының көндезге утырышы С.П. Горбунов тсемендәге Казан авиация заводы - "Туполев" филиалында узган иде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. ТНВның Мәскәү филиалы материаллары буенча.