Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Рәисенең кадрлар резервының яңа составы белән очрашты

24.06.2024

Бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Рәисенең кадрлар резервының яңа составы белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Татарстан Рәисе кадрлар резервы составына кергән һәркемне котлады һәм аларга конструктив эш теләде. Ул хәбәр иткәнчә, кадрлар резервы инде ун елдан артык формалаша, һәм республикада идарәче кадрларны сайлап алуга һәм әзерләүгә зур игътибар бирелә. Рөстәм Миңнеханов кадрлар резервы белән эшләүдә остазларның җитди ролен һәм алар җитәкчелегендә республиканың социаль-икътисадый үсешенә юнәлдерелгән проект булдыру мөмкинлеген билгеләп үтте.

Кадрлар резервы турында кыскача ТР Рәисе каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов хәбәр итте. Ул, аерым алганда, быел иң күп 393 гариза бирелүен хәбәр итте. Үткәрелгән бәяләү процедуралары нәтиҗәләре буенча кадрлар резервына икътисадның реаль секторын, хакимият органнарын, мәгариф, иҗтимагый һәм башка оешмаларны тәкъдим итүче 20дән артык идарәче кергән.

Моннан тыш, быел резервка шулай ук «Россия лидерлары» конкурсының 5 суперфиналисты кертелгән (шул исәптән әлеге проектның 2 җиңүчесе). Тулаем алганда, Александр Белов хәбәр иткәнчә, кадрлар резервы составына төрле һөнәр вәкилләре сайлап алынган. Резервчыларның уртача яше - 37 яшь. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, барлык резервчылар, экспертлар җәлеп итеп, махсус укытудан тыш, шулай ук оешмаларда һәм предприятиеләрдә, дәүләт хакимияте органнарында яки муниципалитетларда стажировка узачак. Район башлыклары һәм министрлар алар өчен проблемалы моментларны җентекләп тикшерәчәкләр һәм шәхси тәҗрибәләреннән чыгып, аларны хәл итүнең иң нәтиҗәле ысуллары белән уртаклашачаклар.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.