Ростех дәүләт корпорациясенең «Россия вертолетлары» холдингы Татарстанда яңа җитештерү-белем бирү үзәген тәкъдир итте. Комплекс Казан вертолетлар заводында (КВЗ) төзелгән һәм ел саен сәнәгать предприятиеләре өчен 3500 белгеч әзерләргә мөмкинлек бирәчәк.
Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Ростех дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов һәм «Россия вертолетлары» холдингы җитәкчелеге, ВЭБРФ рәисенең беренче урынбасары Александр Браверман, Россиянең Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм башкалар катнашты.
Җитештерү-белем бирү үзәгендә 15 җитештерү участогы, 12 лаборатория һәм 21 уку сыйныфы бар. Анда берьюлы берничә квалификация үзләштерүче киң профильле белгечләрне укыту планлаштырыла. Белем бирү программалары укучыларга предприятиеләрдә кирәкле практик күнекмәләр алырга ярдәм итәчәк. "Җитештерү-белем бирү үзәге, Татарстан предприятиеләре ихтыяҗларын исәпкә алып, югары квалификацияле эшчеләр әзерләү өчен оештырылган. Бу төбәктә мондый дәрәҗәдәге беренче объект. 2023 ел ахырында Татарстан Республикасы һәм Ростех дәүләт корпорациясе арасында яңа үзәктә безнең сәнәгатьнең актуаль бурычларына туры китереп укыту системасын гамәлгә ашыру турында килешү имзаланган иде. Бу җитештерүнең төрле тармакларында кадрлар кытлыгына бәйле мәсьәләләрне хәл итү өчен зур адым», – диде Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
Белгечләрне укыту өчен сигез юнәлеш һәм индустриядә кирәкле 38 һөнәр буенча белем бирү программалары эшләнгән. Укучылар урта һөнәри белем ала алачак. Моннан тыш, предприятиеләрнең гамәлдәге хезмәткәрләре үзәктә квалификацияләрен күтәрә һәм яңадан әзерлек үтә алачак. Шулай ук комплекс остазларны һәм осталарны җитештерү өчен укытырга мөмкинлек бирәчәк. "Һәрбер заманча җитештерү - ул, беренче чиратта, югары класслы белгечләр, һәм сәнәгатьтә динамик үзгәрешләр аларның белем алуына яңа таләпләр куя. 2019 елдан без җитештерү-белем бирү үзәкләре форматын кулланабыз. Мондый үзәкләрне булдыру принципиаль яңа әзерлек дәрәҗәсен тәэмин итә, укучыларга алдынгы белем һәм кирәкле белгечлекләр алырга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта практикага өстенлек бирелә ул уку вакытының 70%ын ала. Беренче шундый комплексны без Уфада, аннары Мәскәүдә ачтык. Узган ел без Пермь крае һәм Ярославль өлкәсе, шулай ук Татарстан белән белгечләр әзерләү буенча хезмәттәшлек турында килешүләр имзаладык. Бүген дә без бу проектның Казанда тормышка ашырылуын бәяли алабыз», – дип билгеләп үтте Ростех генераль директоры Сергей Чемезов. Үзәкнең беренче җыелмасы КВЗ мәнфәгатьләрендә формалаштырылган. Аңа П.В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техник колледжы студентлары һәм предприятие хезмәткәрләре керә. Алар инде теоретик дәресләргә керешкәннәр, яңа үзәктә практик күнекмәләр алачаклар. "Уку үзәгендә җитештерү өчен иң кирәкле һөнәрләрне үзләштерергә мөмкин булачак. Алар арасында программа белән идарә ителә торган станоклар операторы, токарь, фрезерлаучы, станокларны көйләүче һәм башкалар. Без студентларны максатчан укыту кысаларында колледжлар белән дә, югары уку йортлары белән дә хезмәттәшлекне дәвам итәчәкбез. Укучылар өчен бу кирәкле белгечлек алу һәм үз белемнәрен гамәлдә тормышка ашыру өчен менә дигән мөмкинлек», - дип сөйләде «Россия вертолетлары» холдингы генераль директорының җитештерүнең технологик үсешен һәм нәтиҗәлелеген тәэмин итү буенча урынбасары Михаил Рыбаков. Россиянең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин бу төзелеш объектына соклануын белдерде һәм катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Подрядчы компания - иң көчле төзелеш оешмасы, - диде Ирек Фәйзуллин. - Россия Төзелеш министрлыгы һәм Ростех дәүләт корпорациясе үзара хезмәттәшлеге кысаларында күп кенә объектларда эш бара. Бу объектта кыска вакыт эчендә җитди бурыч үтәлде. Болар барысы да Татарстан җитәкчелеге еллар дәвамында башкарган эштән башка мөмкин булмас иде". Үзәктә уку өчен гаризаны төп гомуми белемле яки аннан югарырак белеме булган һәркем бирә ала. Проект ПСБ банкы һәм ВЭБ.РФ үсеш дәүләт корпорациясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла. ВЭБ.РФ рәисенең беренче урынбасары Александр Браверман билгеләп үткәнчә, финанслау Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының кластер инвестиция программасы кысаларында ВЭБ.РФ гарантиясе астында ПСБ банкының кредит акчаларын җәлеп итеп алып барыла, инвестиция фазасында ташламалы процент ставкасын тәэмин итә. Шулай ук монлагы кунаклар предприятиенең башка объектларында һәм цехларында булдылар, заманча вертолетлар төзү җитештерүен карадылар. Чара ахырында Казан вертолетлар заводы һәм «Россия вертолетлары» холдингы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды.