Бүген, Хәтер һәм кайгы көнендә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика киңәшмәсен бер минут тынлык белән башлады.
"Бүген барлык шәһәрләрдә һәм районнарда истәлекле чаралар уза. Питрәч районының Альвидино авылында Советлар Союзы Герое, Брест ныгытмасын саклаучы Петр Гавриловның туган җирендә бүген-иртәгә „Әлбәдән-2024“ VI бөтенроссия тарихи реконструкция фестивале узачак. Чара үзен иң колачлыларның берсе буларак танытты. Кунаклар һәм тамашачылар күп булачак - 14 меңгә кадәр кеше көтелә. Фестиваль тарихи хәтерне саклауга һәм патриотик тәрбиягә юнәлдерелгән", - диде ТР Рәисе.
Ул барлык чараларны, югары дәрәҗәдә оештырып, иминлек мәсьәләләренә аерым игътибар биреп, уздырырга кушты.