Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казакъстан Республикасының Туризм һәм спорт министры Ермәк Маржикпаев белән очрашты.
ТР Рәисе билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Казахстан арасында икътисадый һәм мәдәни яктан бик җылы һәм тыгыз элемтәләр бар. "Безгә туризм һәм спорт буенча хезмәттәшлекне көчәйтергә кирәк", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Үз чиратында Казахстанның спорт министры Казанда үткән Киләчәк Уеннары турындагы тәэсирләре белән уртаклашты. "Киләчәк Уеннарыннан кайткан делегация чараның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте. Турнирның реаль һәм виртуаль спортны берләштерүче форматы бүген бик кирәкле», - дип ассызыклады Ермәк Маржикпаев.