Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Казан ипподромында Сабантуй хөрмәтенә уздырылган бәйрәм ярышларында булдылар

21.06.2024

Бүген Казан ипподромында Сабантуй хөрмәтенә бәйрәм ярышлары узды. Ярышларда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Төркестан өлкәсе Хәкиме Дархан Сатыбалды һәм Кызылорда өлкәсе Хәкиме Нурлыбәк Налибаев катнашты.

Чабышлар ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән оештырылды. Атлылар арасында 14тән артык бүләк уйнатылды. Беренче тапкыр ат чабышында «БРИКС илләренең спорт уеннары» бүләге тапшырылды. «Казан» ХАСК холлында 30дан артык эшкуар эксклюзив бизәнү әйберләре, декоратив элементлар, оригиналь уенчыклар һәм кулдан эшләнгән башка әйберләр тәкъдим итте. Ә Татарстанның халык һөнәрләрен тәкъдим итүче һөнәрчеләр чүлмәкчелек, тире иләү һәм агач эшкәртү, тукымачылык һәм керамика рәсеме буенча мастер-класслар оештырдылар.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.