Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия-Азия Эшкуарлары һәм сәнәгатьчеләре берлеге вице-президенты, Гуанчжоудагы РАЭСБ вәкиллеге башлыгы Алексей Федотов белән очрашты.
Республика Рәисе Россия-Кытай мөнәсәбәтләрен ныгыту өчен Берлек белән эшләүнең мөһимлеген билгеләп үтте. "Сез Кытай һәм Россия бизнесын тоташтыручы күпер булып торасыз, икътисадый кооперациягә ярдәм итәсез. Татарстан Кытай инвесторларын үзендә сәламли. Аларның уңайлы эшләве өчен бездә барлык шартлар да тудырылган», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул Алексей Федотовны быел көзен «РОСТКИ» халыкара Россия-Кытай хезмәттәшлеге форумында катнашырга чакырды.