Рөстәм Миңнеханов БРИКС илләре Уеннарында көрәш буенча ярышларда булды

21.06.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» көрәш сараенда БРИКС илләре Уеннары кысаларында көрәш буенча ярышларда булды. Шулай ук ярышларда Төркестан өлкәсе Хәкиме Дархан Сатыбалды, Кызылорда өлкәсе Хәкиме Нурлыбәк Налибаев һәм РФ Хөкүмәте башлыгының спорт буенча штаттан тыш киңәшчесе Олег Матыцин катнашты.

10 авырлык категориясендә бүләкләр өчен 27 илдән 100дән артык спортчы ярышты. Россия җыелма командасы составында ил намусын Татарстан, Ульяновск өлкәсе, Башкортостан һәм Санкт-Петербургтан иң көчле көрәшчеләр яклады. Рөстәм Миңнеханов һәм хөрмәтле кунаклар 100 кг, 130 кг һәм 130 кг артык авырлык категорияләрендә финал көрәшләрен күзәттеләр. БРИКС Уеннары кысаларында ярышлар тәмамланганнан соң көрәшчеләр коөрәш буенча дөнья чемпионатында катнашачак, аның финалы традицион рәвештә 23 июньдә Саба районы Мәңгәр авылында ачык мәйданчыкта узачак.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.