Фәрит Мөхәммәтшин: «Партия эшчәнлегебезне кичекмәстән сизелерлек көчәйтергә кирәк!»

09.10.2013


Бүген “Бердәм Россия” партиясе Татарстан төбәк бүлеге Төбәк сәяси советының сигезенче утырышында Татарстан төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, аның урынбасары Александр Гусев партиянең XIV съезды эш нәтиҗәләренә тукталды.

Александр Гусев билгеләп үткәнчә, ил җитәкчелеге яңа партияләр оештырырга җыенмый, “Бердәм Россия” партиясе таяныч итеп карала. РФ Президенты Владимир Путин да һәм РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев та үз чыгышларында “Бердәм Россия” партиясенең хәзерге сәяси шартларда реаль эшли торган бердәнбер партия икәнлеген әйткән.

Съезд вакытында партиянең уставына да үзгәрешләр кертелгән. Әлеге үзгәрешләрнең берсе партия әгъзасының җинаять эше буенча тикшерү астында булса, аның партиядә әгъза булып тора алмавы, әгәр гаепле дип табылса, партиядән чыгарылуы белән бәйле.

Александр Гусев съездда кабул ителгән карарда “Бердәм Россия”нең күпчелек халык яклаган партия булуы билгеләп үтелүен дә хәбәр итте. Алдагы максат – илнең тотрыклы үсешен тәэмин итү.

Фәрит Мөхәммәтшин исә съездда партия лидерының җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәләре эшенә зур игътибар бирелүен искәртте. “Теләсә кайсы съездга тагын нәрсә әйтерләр, тагын нәрсә булыр, кая барабыз, нәрсә эшләргә икән дип барасың. Дмитрий Анатольевич үзенең чыгышы белән төзелешләрдә, цехларда һәм заводларда, коллективларда һәм ишегалдыларында, кухняларда кешеләрне борчыган нәрсәләр турында сөйләячәген белдерде. Ул ачык һәм кыю итеп әйтәчәкбез диде. Һәм моны эшләде дә. Дмитрий Анатольевич проблемалардан читкә китмәде. Әлеге мәсьәләләрне хәл итүдә Хөкүмәт һәм партия тарафдарлары эшчәнлегенә бәя бирде. Мин бу съезддан үзебезгә йөкләнгән бурыч белән кайттым. Үзебезнең игелекле эшләребез һәм тотрыклы эшчәнлегебез илдә начар исәптә булмасак та, кичекмәстән эшчәнлегебезне сизелерлек көчәйтергә кирәк”, - диде спикер, партиягә теләктәшлек иткән, партия платформасын кабул иткән иҗтимагый оешмалар белән дә эшне күз алдында тотуын искәртеп. Әлеге мәсьәләгә җитди карау сорала.

Съезд нәтиҗәләре буенча Татарстан төбәк бүлегенең эш нәтиҗәләре буенча эш планын төзү көтелә. Анда иҗтимагый оешмалар, партия тарафдарлары, яшьләр белән эшләү юнәлеше керергә тиеш. Шулай ук партия планнарын тормышка ашыру өчен, дебатлар алып бару мәйданчыкларын кабат “җанландырып” җибәрү көтелә. “Бездә башка партияләрнең берсендә дә булмаган ресурска таянырга кирәк. Мондый көчне һәм мөмкинлекләрне кулланмау дөрес булмас иде”, - диде спикер, җитәкче урыннарны “Бердәм Россия” партиясе вәкилләре биләвен әйтеп. Алар һәм иҗтимагый оешмалар белән берлектә проблемалар турында фикер алышып, эшне активлаштыру сорала.

“Бу эш безнең барыбызга да кагыла. Ә идеология эшен тагын да нәтиҗәлерәк итәргә кирәк. Без сезнең белән партия университетын оештырдык, ике тапкыр анда укулар үткәрдек. Партиягә тугрылыклы булган, аның алдында җаваплылык тойган 110-115ләп кешене сайлап алып укытабыз. Киләсе сәяси дәвердә аларны авангард буларак кулланачакбыз. Ә ул гади булырга ошамаган. 2014 елда – ТР Дәүләт Советына сайлаулар, 2015 елда - Президент сайлаулары. Теләсәк тә, теләмәсәк тә, әлеге сайлаулар – безнең партия җилкәсендә”, - диде спикер.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, 8 сентябрьгә Татарстанда 53 сәяси партия теркәлгән булса да, аларның 47се генә ул вакытта үз кандидатураларын муниципалитетлардагы сайлауларда катнашу өчен тәкъдим итә алган. Ә сайлауларда бишесе генә катнашкан. Спикер фикеренчә, әлеге партияләр вәкилләре ТР Дәүләт Советына булган сайлауларда катнашачак.

“Бердәм Россия” партиясе Татарстан төбәк бүлеге секретаре урынбасары, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова алда торган иң мөһим бурычлар дип халык арасында позицияләрне ныгыту, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләүне активлаштыру, беренчел звенода эшне көчәйтүне билгеләп үтте.

Шулай ук дискуссияләр алып барыла торган мәйданчыклар эшен яңартып җибәрү һәм РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар белән бәйләнешләрне көчәйтү дә сорала.

Бүгенге утырышта партиянең төбәк бүлеге эшчәнлеге белән бәйле башка мәсьәләләр дә каралды.

Утырышта төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Бударинның әлеге вазыйфадан үз теләге белән китүе мәгълүм булды.

Татарстан төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, Виктор Бударин аңа үзе биләгән вазыйфадан азат итүен сораган. Спикер билгеләп үткәнчә, Виктор Бударин инде 10 ел буе Төбәк башкарма комитетын җитәкли, бу вакыт эчендә уңышлы сайлау кампанияләре аз үткәрелмәгән. Фәрит Мөхәммәтшин Виктор Бударинга, эше өчен рәхмәт белдереп, ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды.

Виктор Бударин үз чиратында коллегаларына ярдәм һәм теләктәшлек иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Ун ел эчендә эшкә сәләтле, күп мәсьәләләрне хәл итәрлек коллектив формалашуын билгеләп үтте.

Фәрит Мөхәммәтшин төбәк башкарма комитеты җитәкчесе итеп ТР Министрлар Кабинеты аппаратының сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт тормыш рәвешен формалаштыру бүлеге җитәкчесе Андрей Кондратьевны тәкъдим итте. Аның кандидатурасы партия Үзәк сайлау комитетына тәкъдим ителәчәк.