Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә триатлон буенча Россия беренчелегендә булды

15.06.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәткә эш сәфәре кысаларында триатлон буенча Россия беренчелегендә булды. Аны Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов озата йөрде.

Триатлон - спорт төре, ул үзендә берьюлы өч дисциплинаны берләштерә: йөзү, велоузыш һәм йөгерү. Әлмәт триатлоны дистанциясенә йөзү - 750 метр, велоэтап - 20 километр, йөгерү этабы - 5 километр керә. Катнашучыларга барлык этапларны да туктамыйча үтәргә туры киләчәк. Рөстәм Миңнеханов шәһәр күлендә булды, анда катнашучыларның массакүләм йөзүе башланды. Республика Рәисе ярышлар барышын күзәтеп барды, шулай ук спортчылар белән аралашты. Моннан тыш, ул пляжны төзекләндерү белән танышты һәм җирле осталарның сувенир әйберләре күргәзмәсен бәяләде. Триатлон буенча Россия беренчелеге 14-16 июньдә уза. Стартларда Россиянең 20 төбәгеннән 786 атлет катнаша, шул исәптән 36 паратриатлет.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.