Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия авыл Сабантуенда: Сезнең белән бергә иң яраткан бәйрәмебезне билгеләп үтүебезгә бик шатбыз

15.06.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия авыл Сабантуе ачылу белән бәйрәмдә катнашучыларны котлады.

XIV Бөтенроссия авыл Сабантуен ачу тантанасы Барда авылында (Пермь краеның Барда муниципаль округы) узды.

Барда округы быел 100 еллыгын билгеләп үтте. Моннан тыш, 2013 елда Барда авылы Бөтенроссия авыл Сабантуен кабул иткән иде инде. Бәйрәмдә 70 меңгә якын кеше, Россиянең 50 субъекты вәкилләре катнаша. Ярминкәдә үз продукциясен Пермь краеннан һәм илнең башка төбәкләреннән 100ләп катнашучы – җитештерүче тәкъдим итә.

"Без монда инде икенче тапкыр, - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. - Без Пермь краеның елдан-ел матурлана баруын күрәбез. Барда авылында да уңай үзгәрешләр күзәтелә. Бүген сезнең белән иң яраткан бәйрәмебез - Сабантуйны билгеләп үтүебезгә бик шатбыз". Рөстәм Миңнеханов Пермь крае җитәкчелегенә бәйрәмне яхшы оештырганнары өчен рәхмәт белдерде. Ул җирле хакимиятләргә Барда авылы администрациясенә җылы кабул итүләре һәм кунакчыллыклары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Пермь крае Губернаторы Дмитрий Махонин авыл Сабантуе-2024тә катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Тантана барышында киләсе Бөтенроссия авыл Сабантуен уздыру эстафетасын Киров өлкәсе (Вятские Поляны авылы) кабул итәчәге билгеләп үтелде. Бүгенге бәйрәмдә Киров өлкәсе Губернаторы Александр Соколов та катнашты.

Ахырда Татарстан Республикасы һәм Пермь краеның дәүләт бүләкләре тапшырылды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.