Бүген Татарстан Республикасы һәм Пермь крае арасында Хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру буенча Чаралар планы имзаланды.
Документ 2024-2027 елларга исәпләнгән. Чаралар планына Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Пермь крае Губернаторы Дмитрий Махонин кул куйдылар.
Имзалау тантанасы Рөстәм Миңнехановның Пермь краена эш сәфәре кысаларында узды.
Исегезгә төшерәбез, бүген Пермь краеның Барда муниципаль округы Барда авылында Бөтенроссия авыл Сабантуе уза.