Рөстәм Миңнеханов Пермь краенда Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлил бюстына чәчәкләр салды

15.06.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Пермь краена эш сәфәре кысаларында Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлил бюстына чәчәкләр салды.

Исегезгә төшерәбез, бюст Барда авылында (Пермь краеның Барда муниципаль округы) урнаштырылган.

Рөстәм Миңнеханов Пермь краена Бөтенроссия авыл Сабантуенда катнашу өчен килде. Пермь крае Губернаторы Дмитрий Махонин белән бергә, Рөстәм Миңнеханов Сабантуй мәйданчыкларында булды, иҗади ишегалларын бәяләде, шулай ук Кукмара районы (Татарстан) мәйданчыгын карады, - Кукмара халкы бәйрәмдә традицион татар ишегалдын тәкъдим итте. Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм Дмитрий Махонин XIV Бөтенроссия авыл Сабантуен ачу тантанасында катнашачаклар.

Белешмә өчен: Танылган татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил бюсты быел май аенда Пермь краена җибәрелде. Бюст авторы - Санкт-Петербургтан танылган скульптор Винер Абдуллин. Җәлил бюсты урнаштырылган Барда авылында шагыйрь исемен йөртәчәк сквер ачылган.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.