Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Пермь краенда эш сәфәрендә. Эш сәфәренең төп максаты - XIV Бөтенроссия авыл Сабантуенда катнашу. Чара Барда авылында (Пермь краеның Барда муниципаль округы) уза. Исегезгә төшерәбез, Барда округы быел 100 еллыгын билгеләп үтә. Моннан тыш, 2013 елда Барда авылы Бөтенроссия авыл Сабантуен кабул иткән иде инде. Сабантуйда 40 иҗади мәйданчык оештырылачак - төп мәйданчыклар Үзәк сәхнә, Пермь кварталы, халык уеннары территориясе, Гаилә фестивале, Яшьләр форумы һәм сәнгать һөнәрләре ярминкәсе булачак. Пермь крае һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән җитештерүчеләр үз продукцияләрен ярминкәдә тәкъдим итәчәк - хәләл продукция, халык сәнгать кәсепләре һәм һөнәрчелек эше товарлары. Өч яшь парның никахлашу тантанасы төп вакыйгаларның берсе булачак. Шулай ук киң мәдәни һәм спорт программасы, «Царь-сковорода» кулинар шоуы узачак, анда бөтен Россиядән танылган шеф-поварлар татарча азу, мангалада сарыклар, традицион татар татлысы кош-теле һәм самоварда чәй әзерләячәк. Бөтенроссия Сабантуе кысаларында Барда авылында ике зур спорт вакыйгасы узачак. Бу - милли көрәш буенча бөтенроссия ярышлары һәм ат чабышлары.