Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров терлек азыгы әзерләүнең барышы турында хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.
Министр билгеләп үткәнчә, республикада 353 мең гектар күпьеллык үләннәр бар, шуларның 23 мең гектары чәчү орлыгы буларак билгеләнгән, калган 330 мең гектары терлек азыгы максатларында кулланылачак. Алдагы атна - күпьеллык үләннәрне җыю буенча колачлы эш чоры. Беренче чабудан 1 шартлы баш терлек өчен 12 ц.к.дан артык берәмлек әзерләү планлаштырыла. Бүген республикада 6180 тонна печән һәм 171 мең тонна сенаж бар. Планлаштырылган 330 мең гектар күпьеллык үләннәрнең бүгенге көндә 46,5 мең гектары чабып алынган - бу 13%. "Авыл хуҗалыгы берәмлекләре һәм агрохолдинглар җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәм - һәр көн терлек азыгы әзерләүне тоткарлау туклыклылыкны югалтуга, продуктивлыкны киметүгә һәм азык өстәмәләре сатып алуга чыгымнарны арттыруга китерә. Терлек азыгы әзерләүдә максималь мобилизацияләнергә кирәк», - дип ассызыклады Марат Җәббаров. Ул хәбәр иткәнчә, терлек азыгы әзерләүгә 10 районда шәхси ярдәмче хуҗалыклар керешкән Бүгенге көндә 5400 тонна печән әзерләнгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, барлык терлекләрнең өчтән бер өлеше ЛПХда. "Әзерләнгән терлек азыгының сыйфаты ел дәвамында сөт һәм ит терлекчелегенең киләчәк икътисадын билгели", - диде министр. Ул шулай ук эссе көннәрдә су эчү һәм терлекләрне ашату буенча контрольне көчәйтергә киңәш итә. Бу чорда югары продуктлы сыерлар 200 литрга кадәр су кулланалар, бу гадәттәгедән 2 тапкыр күбрәк. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы терлекләр өчен биналарда оптималь микроклиматны тәэмин итәргә чакырды.