Республика һәм федераль программалар кысаларында социаль-мәдәни өлкә объектларын, гидротехник корылмаларны һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау барышы турында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.
«Мәгариф» өлкәсендә капиталь ремонт эшләре 7 федераль һәм республика программасы кысаларында алып барыла, аларда 185 объект кертелгән. Балалар бакчалары буенча төзелеш эшләрен башкару 61%ка җиткән. Мәктәпләр һәм белем бирү үзәкләре буенча эш күләме 37%ка тәлгән. Узган 2 атна эчендә подрядчылар Балык Бистәсе районындагы объектта эшләрен төгәлләгәннәр. Бүгенге көндә 82 мәктәптә азык-төлек блогын ремонтлау буенча эшләр алып барыла. Программаның гомуми үтәлеше 9 процент тәшкил итә. Урта һөнәри звено объектлары буенча 43 процентка 4 ресурс үзәге буенча төзелеш-монтаж эшләре башкарылган, 60 процентка - тулай торакларны ремонтлау буенча. Бу атнада подрядчылар Зәйдәге тулай торакта эшләрен тәмамлаганнар. «Сәламәтлек саклау» тармагына 137 объект керә. Алардан 82 ФАП буенча эшләр башкару 80%ка җиткән. Узган 2 атна эчендә подрядчылар 9 объектны тапшырган. Барлыгы 40 объект төзелеп беткән. 25 поликлиниканы ремонтлау буенча планлы эш күләменең 58%ы ябылган. 30 стационарны ремонтлау буенча төзелеш-монтаж эшләре 47 процентка башкарылган. Агымдагы атнада подрядчылар Балтач районындагы объектта эшләрен төгәлләгәннәр. Мәдәният тармагы буенча хәзерге вакытта 5 балалар сәнгать мәктәбе ремонтлана - башкару 63% тәшкил итә. 10 мәдәният учреждениесе буенча башкарылган эшләр - 47%. Узган ике атна эчендә подрядчылар объектны Кукмара районында тәмамлаганнар. «Яшьләр сәясәте» буенча ремонт 6 яшьләр үзәгендә (24 процент үтәлгән) һәм 8 балалар лагеренда (20 процент) алып барыла. 36% төзелеш-монтаж эшләре яшүсмерләр клубларын ремонтлау буенча башкарылган. Шулай ук ике психологик-педагогик ярдәм үзәгендә эшләр дәвам итә. Алар буенча башкару 17 процент тәшкил итә. «Экология» өлкәсенә 21 су объекты керә, алар буенча елгалар үзәннәрен һәм күлләрне чистарту, шулай ук гидротехник корылмаларны ремонтлау кебек эшләр башкарылачак. Бүгенге көндә аларның 16сы подрядчыларда эшләнә. Гомуми башкару 56% тәшкил итә. Бу атнада Биектау һәм Чирмешән районында ике объектта эшләр тәмамланган. Урман хуҗалыгы министрлыгы, Социаль министрлык, Авыл хуҗалыгы һәм Спорт министрлыгы белән берлектә, капиталь ремонт программасы гамәлгә ашырыла. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү оешмаларын ремонтлау буенча программа 73%ка үтәлгән. Узган 2 атна эчендә Нурлат һәм Зеленодольск районнарында, шулай ук Чаллыда бер объект төзелеп беткән. Урманчылык биналарын ремонтлау буенча эшләр күләме 67% тәшкил итә. Агымдагы атнада подрядчылар Спас районындагы объект буенча эшне төгәлләгәннәр. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы биналарын ремонтлау программасын үтәү 91%ка җиткән. Спорт объектларын ремонтлау буенча подрядчылар планлаштырылган күләмнең 33%ын үтәгәннәр, эшләр 13 учреждениедә алып барыла. 5 башка республика программасы кысаларында бүгенге көндә 90% башкарма комитетларны ремонтлау буенча төзелеш-монтаж эшләренә ирешкән. Агымдагы атнада Балык Бистәсе районында объект тапшырылган. Хәрби комиссариатлар буенча эш күләме - 57%ка, муниципаль архивлар буенча - 30%ка, җәмәгать судьялары биналары буенча - 44% ка һәм Росгвардия ведомствосы карамагындагы биналар буенча 29%ка үтәлгән. Быел күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасына 763 йорт керә. Эшләр 40 муниципаль берәмлек буенча 608 күп фатирлы йортта алып барыла. ТМЭ - 41%, сезонлы эш төрләре 35% тәшкил итә. 2 атна эчендә 13 күп фатирлы йортта эшләр тәмамланган.