Казанда БРИКС Уеннары югары дәрәҗәдә узарга тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.
12 июньдә, Россия Көнендә, Казанда БРИКС Уеннарын ачу тантанасы узды. Видеоэлемтә буенча турнирны Россия Президенты башлап җибәрде. Ачылу тантанасы РФ Президенты ярдәмчесе Алексей Дюмин, РФ Президенты киңәшчесе Игорь Левитин һәм Россиянең яңа Спорт министры Михаил Дегтярев катнашында узды. Уеннарда 100 илдән якынча 4000 атлет катнашыр дип көтелә.
"Спорт чараларын уздыру, оештыру моментлары, иминлек мәсьәләләре - болар барысы да аерым игътибар таләп итә", - дип ассызыклады республика Рәисе. Ул искәрткәнчә, Казанда БРИКС Уеннарын ябу тантанасы 23 июньдә Сабантуй бәйрәме кысаларында узачак.
Шулай ук киңәшмә кысаларында республика Рәисе 10-11 июньдә Татарстан башкаласында II халыкара мәгариф министрлары форумы уздырылуын, анда 40 илдән делегатлар катнашуын билгеләп үтте. "Чара бик югары дәрәҗәдә узды. Форумны оештыруда катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерәм", - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.