Рөстәм Миңнеханов Корбан гаетендә йолаларны оештыру мәсьәләләренә игътибар белән карарга кушты

14.06.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Корбан гаетендә йолаларны оештыру мәсьәләләренә игътибар белән карарга кушты. Бу хакта ул бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде.

Исегезгә төшерәбез, бу якшәмбе, 16 июньдә, бөтен дөнья мөселманнары Корбан гаетен билгеләп үтәләр.

"Муниципалитетлар башлыкларына һәм республика мөселманнары Диния нәзарәтенә, хокук саклау органнары белән берлектә, гает намазларын уздыру урыннарында җәмәгать тәртибен һәм иминлеген тәэмин итәргә кирәк", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук республика Рәисе Роспотребнадзор идарәсенә корбан терлекләрен чалу мәйданчыкларында кирәкле санитар нормаларны үтәүне күзәтергә кушты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.