Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Тышкы эшләр министры урынбасары Эркин Хамраев белән очрашты

14.06.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Тышкы эшләр министры урынбасары Эркин Хамраев белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Үзбәкстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ботиржон Әсәдов, Россия Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов һәм башкалар катнашты.

Россия-Үзбәкстан мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан һәм Үзбәкстан Республикасы хезмәттәшлеген ныгыту буенча адымнар турында фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында Үзбәкстан һәм Россиянең стратегик партнерлар булуын һәм килеп туган мөнәсәбәтләрне саклау, элемтәләрне ныгыту мөһим булуын билгеләп үтте.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда Үзбәкстан Республикасы Тышкы эшләр министры урынбасары Эркин Хамраевның ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында, Казан федераль университетында белем алучы Үзбәкстан вәкилләре белән очрашулары, шулай ук республиканың кайбер предприятиеләрендә булуы планлаштырылган.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.