Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты ректоры Станислав Прокофьев фән һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

14.06.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты ректоры Станислав Прокофьев фән һәм мәгариф өлкәсендә алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды. Татарстанның фәнни-белем бирү комплексы оешмалары һәм РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты арасындагы үзара хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләре кебек темалар күтәрелде.

Очрашуда Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, Татарстан Ректорлар советы рәисе, Казан федераль университеты ректоры Ленар Сафин, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һ. б. катнашты.

Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты белән элемтәләр тотрыклы рәвештә югары дәрәҗәдә саклана, дип билгеләп үтте.

Берничә ай элек югары уку йорты мәйданчыгында «Мәскәү – Татарстан күпере» IX яшьләр форумын үткәрү оештырылды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.