Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Гөлмәхмәдзадә Дәүләтаһ Корбонали белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.
Хезмәттәшлекне алга таба ныгыту, Россия-Таҗикстан мөнәсәбәтләре кысаларында яңа эшлекле элемтәләр урнаштыру мәсьәләләре тикшерелде.
Исегезгә төшерәбез, Казанда булу кысаларында илче Казан федараль университетында булды, шулай ук Татарстанда студентлар, яшьләр һәм мәдәни берләшмәләр вәкилләре белән очрашты.