Бүген Казанда Идел буе спорт университеты базасында Дәүләт Думасының Физик культура һәм спорт комитетының күчмә киңәшмәсе узды. Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Спорт министры урынбасары Алексей Морозов, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов катнашты.
Дәүләт Думасының Физкультура һәм спорт комитеты рәисе Дмитрий Свищев билгеләп үткәнчә, элегрәк Дәүләт Башлыгы илдә спортны, шул исәптән балалар һәм массакүләм спортны үстерү векторын билгеләгән иде. Ул әлеге өлкәдә Татарстан тәҗрибәсен югары бәяләде, спорт объектларының сыйфатын һәм күп төрлелеген билгеләп үтте. "Быел Казанда беренче мультиспорт „Киләчәк Уеннары“узды. Бу - бөтен дөньяда зур кызыксыну уяткан яңа, уникаль формат. Ярышларда 116 илдән спортчылар катнашты. Һичшиксез, әлеге турнир традицион булачак. Кичә республика башкаласында Россиядә беренче тапкыр үткәрелә торган БРИКС илләре Уеннары старт алды. Аларда 90нан артык илдән атлетлар катнаша. Бу Россиянең эре халыкара ярышларны кабул итүен дәвам итүче ачык ил булуын исбатлый», - дип өстәде ул.
Рөстәм Миңнеханов Казанда бөтен илнең физик культура һәм спорт үсешенең актуаль һәм мөһим мәсьәләләре күтәрелә торган киңәшмә үткәрү карары өчен рәхмәт белдерде. "Мондый вәкиллекле делегацияне кабул итү безнең өчен зур хөрмәт. Спорт аркасында безнең республика, бигрәк тә Казан, бик нык үзгәрде. 2013 елгы җәйге Универсиада мөһим вакыйга булды. Аның төп мирасы - бай спорт инфраструктурасы. Универсиада мирасының шундый объектларының берсендә без бүген киңәшмә үткәрәбез», - диде ТР Рәисе. Ул Универсиаданың төбәктә туризм үсешенә ярдәм итүен, кунакчыллык инфраструктурасының җитди үзгәрүен билгеләп үтте. Узган ел Татарстан башкаласына 4 млн кунак килгән иде инде. "Бүген без теләсә кайсы дәрәҗәдәге чараны кабул итәргә әзер. "Киләчәк Уеннары" зур уңышлар белән узды, кичә БРИКС Уеннары старт алды. Без Россия Президентына шундый зур күләмле спорт ярышларын кабул итүгә ышанганы өчен рәхмәтле», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе ассызыклаганча, күчмә киңәшмә кысаларында күтәрелә торган мәсьәләләр бик мөһим. Ил җитәкчелеге профессиональ һәм массакүләм спортны үстерүгә зур игътибар бирә. "Бүген Татарстанда халыкның 63%ы системалы рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнә. Безнең барлык спорт объектларына ихтыяҗ бар. Спортны без һәрвакыт хуплыйбыз», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары 2030 елга кадәр балалар-яшүсмерләр һәм массакүләм спорт үсеше үзенчәлекләре турында РФ Спорт министры урынбасары Алексей Морозов сөйләде. Ул Россия Президенты тарафыннан 2030 елга Россия гражданнарының 70%ының системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү бурычы куелуын искәртте. "Татарстанда спортны үстерүгә зур игътибар бирелә. Республикада халыкның 63 проценты системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнә - бу 2,3 миллионнан артык кеше. Бу бик җитди сан, зур эш нәтиҗәсе. Татарстанда спорт корылмалары саны 11 мең 820 берәмлеккә җитә, шуларның 5 меңнән артыгы авыл җирендә. Без дә читтә калмыйбыз. 2019 елдан 2026 елга кадәр Татарстанның спорт инфраструктурасына инвестицияләр кертү өчен 5 млрд 655 млн сумнан артык акча каралган», - дип өстәде Алексей Морозов.
Владимир Леонов үз чиратында билгеләп үткәнчә, Татарстан спорт белән шөгыльләнүчеләр санын 75%ка җиткерү бурычын куя. "Спортның төрле төрләре буенча 140 федерация эшли. Республикага 35 төп спорт төре беркетелгән, анда без өстенлек итәргә тырышабыз. Бездә 164 спорт мәктәбе бар. Республикада тренер-укытучыларның хезмәт хакы уртача 53 мең сум тәшкил итә. Бу яхшы күрсәткеч», - диде министр. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстаннан 957 спортчы Россия җыелма командасы составына кертелгән, бу сан ел саен арта бара. Узган ел алар 965 медаль яулаган. Айлык стипендияне меңнән артык спортчы ала. Республика бюджетында бу максатларга ел саен 80 млн сумга якын акча каралган. Тренерларга спортчыларның стипендиясеннән 50% күләмендә сумма бүлеп бирелә. "Инфраструктура күзлегеннән караганда, Казан Олимпия уеннарын уздырырга әзер, моның өчен барысы да җитәрлек. Проектта берничә титул объекты бар. Без фехтование үзәген проектлыйбыз, бу Федерация белән уртак проект. Өстәл теннисы буенча биш үзәк төзибез, бу проектларны тулысынча Федерация финанслый, без коммуникацияләр салабыз. Шулай ук Алина Заһитова исемендәге фигуралы шуу үзәген проектлыйбыз, ул безнең партнер һәм монда практика узачак», - дип хәбәр итте Владимир Леонов. БРИКС Уеннарына килгәндә, республика спорт министрлыгы башлыгы турнир башланганчы ярышларда катнашкан бөтен инфраструктура яңартылганын билгеләп үтте. "Сез бу көннәрдә аларда булырсыз, карагыз - бу яңа объектлар диярлек. Реконструкциягә 4 млрд сумга якын акча юнәлтелгән. Бу безнең өчен зур титул проект. Бүген Матч-ТВда трансляцияләр башлана, алар шулай ук үз ресурсларын кертәләр. Моннан тыш, интернет-трансляция оештырылган", - дип өстәде ул.
Милли спорт төрләрен үстерү һәм саклау турында Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, бүген Россиянең төрле төбәкләрендә 50гә якын милли спорт төре үсеш ала. "Аларга, шул исәптән законнар дәрәҗәсендә дә, финанс яктан ярдәм итәргә кирәк. Татарстанда "көрәш" бар, катнашучылар күп булган халыкара турнирлар үткәрелә", - диде депутат.
Рөстәм Миңнеханов үз чиратында республикада халык уеннары һәм этноспорт буенча методик кулланма чыгару, яшьләр арасында әлеге уеннарны алга этәрү өчен халык бәйрәмнәре мәйданчыкларын актив куллану турында карар кабул ителүен искәртте. Республика Рәисе ассызыклаганча, хәзерге катлаулы шартларда, халыкара спорт оешмалары Россияне дөнья спортыннан аерып куярга тырышканда, ислам дөньясыннан партнерлар илебез белән актив элемтәдә торалар. Шул исәптән спорт өлкәсендә дә. ИХО әгъза-илләре белән берлектә уртак спорт чаралары, шул исәптән ислам илләре катнашында хоккей турниры гамәлгә ашырыла. Киләсе елда Казанда ислам яшүсмерләр уеннарын уздыру планлаштырыла. "Күп кенә ислам илләре безгә килергә тели. Бездә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән яхшы элемтәләр бар, алар белән актив эшлибез. Ислам яшүсмерләр уеннары - Россиянең ябык булмавын күрсәтү өчен тагын бер сәбәп", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.