Рөстәм Миңнеханов Автодор дәүләт корпорациясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән очрашты

13.06.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Автодор дәүләт корпорациясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.

Төбәк, төбәкара һәм федераль дәрәҗәдә автомобиль юллары челтәрен үстерү өлешендә алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре тикшерелде. Шулай ук яклар юллар хуҗалыгы өлкәсендә перспективалы инвестицион төбәк проектларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм башкалар катнашты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.