Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Спорт министры Михаил Дегтярев белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо»да БРИКС Уеннарын ачу тантанасы алдыннан узды.
Әңгәмәдәшләр БРИКС Уеннарына бәйле эш мәсьәләләре, шулай ук республикада спортны үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
БРИКС Уеннары 12-23 июньдә узачак. Казанда һәм Мәскәүдә 17 спорт объекты җәлеп ителәчәк. Барлыгы 27 спорт төре буенча 387 комплект медаль уйнатылачак. 90 илдән 4 мең спортчы көтелә.