Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Александр Бабаков белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Әңгәмәдәшләр энергетиканы үстерү һәм кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү кебек юнәлешләр буенча хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Шулай ук әңгәмә барышында санкцияләр шартларында предприятиеләргә һәм производстволарга ярдәм итү максатында тышкы икътисадый хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре дә күтәрелде.