Татарстан Рәисе Чечня спорт министры белән очрашты

12.06.2024

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чечен Республикасы физик культура һәм спорт министры Әхмәт Кадыйров белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Республикалар арасында спортны үстерү өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү, төрле дәрәҗәдәге спорт чараларын үткәрү һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Очрашуның тагын бер темасы - тәҗрибә уртаклашу һәм яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру өлкәсендә төбәкара хезмәттәшлекне үстерү.

Исегезгә төшерәбез, элек Әхмәт Кадыйров Чечен Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгын җитәкләгән иде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.