Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия көне уңаеннан дәүләт бүләкләрен тапшырды. Чара Казан Кремлендә узды. Шулай ук тантаналы чарада республика кунаклары - РФ Президенты ярдәмчесе Алексей Дюмин һәм РФ Президенты киңәшчесе Игорь Левитин катнашты.
Тантанада катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов барысын да дәүләтнең төп бәйрәмнәренең берсе – Россия көне белән котлады: "Бу көнне без илебез өчен аерым горурлык кичерәбез, аның бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплылыкның тулылыгын аңлыйбыз".
Республика Рәисе дәүләт бүләкләре лауреатлары арасында махсус хәрби операциядә катнашучылар булуын билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Кораллы Көчләре составында батырлык һәм фидакарьлек белән көрәшүче, илебезнең тынычлыгын һәм иминлеген тәэмин итүче Татарстаннан килгән барлык хәрбиләргә рәхмәт белдерде. "Без сезнең белән горурланабыз!" - дип ассызыклады ул. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан көчле Россияне төзү, аның куәтен ныгыту курсын эзлекле рәвештә хуплый. "Бүген Казанда старт алачак БРИКС Спорт уеннарын, шулай ук агымдагы елның октябрендә планлаштырылган БРИКС дәүләт башлыклары очрашуын уздыру безнең өчен зур хөрмәт. Без әлеге чараларны иң югары дәрәҗәдә уздыру өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез», - диде ТР Рәисе. Ул билгеләп үткәнчә, Россия үз бәйрәмен бердәм һәм көчле килеш каршы ала. "Без бөек илдә күп гасырлык тарихы, бай рухи һәм мәдәни мирасы, күренекле фәнни казанышлары, уникаль табигый байлыгы һәм иң мөһиме – талантлы һәм тырыш халкы белән яшәү һәм эшләү бәхетенә ирештек. Илкүләм лидерыбыз Владимир Владимирович Путин ассызыклаганча, россиялеләр ниятләрендә дә, хезмәттә дә һәм көрәштә дә бердәм. Ышанам, барлык кыенлыкларны һәм чакыруларны бергәләп җиңеп чыгарбыз. Тагын бер кат бәйрәм котлы булсын, Россия көне белән сезне!» - диде Рөстәм Миңнеханов.
Илкүләм лидерыбыз Владимир Владимирович Путин ассызыклаганча, россиялеләр ниятләрендә дә, хезмәттә дә һәм көрәштә дә бердәм. Ышанам, барлык кыенлыкларны һәм чакыруларны бергәләп җиңеп чыгарбыз. Тагын бер кат бәйрәм котлы булсын, Россия көне белән сезне!» - диде Рөстәм Миңнеханов.
Лауреатларны шулай ук РФ Президенты ярдәмчесе дә Алексей Дюмин да сәламләде. «Россия көне безнең данлыклы күп гасырлык тарихыбызны белдерә, күп милләтле халкыбызның хакыйкый бердәмлеген, һәркемнең үз иленә тугрылыгын күрсәтә, - диде ул. – Ватаныбызның бөеклеге һәм даны – кешеләрнең уңышлары һәм казанышлары, аларның Туган илләренә батырларча хезмәт итүе, үз иленә чин күңелдән бирелгәнлеге. Сезне дәүләт бүләкләре алуыгызга ихластан шатмын».
38 кеше дәүләт бүләкләре лауреатлары булды. Шулар арасында төрле тармак һәм эшчәнлекнең төрле өлкәләре вәкилләре: сәнәгать, энергетика, транспорт, авыл хуҗалыгы, фән һәм мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт, шулай ук МХОдә катнашучылар, иганәчеләр, дәүләт һәм җәмәгать, оешмалары, җирле үзидарә органнары вәкилләре.
Александр Невский ордены алган КФУ ректоры Ленар Сафин эшчәнлеген югары бәяләгән өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Бу данлыклы көндә мондый зур бүләк алу - олы мәртәбә. Бу бүләк - Казан федераль университетының барлык зур коллективы бүләге», - диде Ленар Сафин.
1231 нче мотострелковый полкның хәрби-сәяси эш буенча батальоны командиры урынбасары, өлкән лейтенант, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены медале белән бүләкләнгән Димитрий Тахциди МХОдә катнашучыларга техник һәм мораль ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. «Бергәләп без барлык куелган бурычларны үтәячәкбез. Без җиңәчәкбез!» - диде ул.