ТР Хөкүмәте Йортында санитар-экологик ике айлык йомгаклары һәм «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча брифинг узды

11.06.2024

ТР Хөкүмәте Йортында санитар-экологик ике айлык йомгаклары һәм республика территориясендә «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча брифинг узды.

Татарстанда санитар-экологик ике айлык барышында ачыкланган хокук бозулар саны бер ел эчендә ике тапкырдан артыкка кимегән - 3,4 меңгә кадәр. Экологларга аларны ачыкларга битараф булмаган кешеләр ярдәм итә. "Быел экологик кабул итү бүлмәсенә барлык элемтә каналлары аша 2,7 меңнән артык мөрәҗәгать керде. Хокук бозучылар җаваплылыкка тартылды, 5 млн сумга якын штраф салынды. Чүп-чарны вакытында чыгармау сәбәпле төбәк операторларына карата шикаятьләр һаман да күп әле», - дип хәбәр итте ТР экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары-әйләнә-тирәне саклау өлкәсендә ТР баш дәүләт инспекторы Илнур Гобәйдуллин.

Инспекторлар чокырларга законсыз рәвештә калдыклар тутыруга ешрак тап булалар. "Табигый чокыр табигый дренаж функциясен үти, якындагы участоклардан артык эрегән яки җир асты суларын үзенә тарта. Аларны тутыру су басуга китерергә мөмкин", - дип аңлатты Илнур Гобәйдуллин. Санитар ике айлык чорында төбәк территориясе җирдә, суда һәм һавада тикшерелә. Инспекторлар чүплекләр генә түгел, башка хокук бозулар да тапкан. Бу елга ярларында законсыз төзелеш, су объектларын пычрату. ТР экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков хәбәр иткәнчә, республиканың ике елгасын чистарту һәм экореабилитацияләү чаралары «Россия суы» федераль проектына кертелгән. 2025-2026 елларда Чаллыда Мәләкәс елгасы үзәнен чистарту буенча эшләр планлаштырыла.

"Ил Президенты Владимир Путин карары буенча илкүләм проектлар форматында эш дәвам итә. 2030 елга кадәр төп максатлар дип халыкның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту билгеләнгән, бу экологик иминлектән башка мөмкин түгел», - дип билгеләп үтте ул. Спикер мәгълүматлары буенча, Россия Табигать министрлыгының Ноксаны экореабилитацияләү программасын яңа проектка кертү буенча хуплавы алдан алынган. Бу елганың үзәнен чистарту буенча чаралар быел ук «Уникаль су объектларын саклау» проекты кысаларында башланырга мөмкин. "Су сыйфаты - халыкны иң борчыган мәсьәлә. Нокса - республикада иң пычрак елгаларның берсе, ә бәлки иң пычрагыдыр да. Бу аның агымының яртысы урбанизацияләнгән территориядә урнашуга бәйле - бу Казан һәм шәһәр яны поселоклары. Барлык агынтылар да су агымына төшә", - диде ТР Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты директоры урынбасары Дмитрий Иванов.

«Россия суы» федераль проекты «Иделне савыктыру» һәм «Экология» илкүләм проектына кергән «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектларының дәвамчысы булачак. Чаралар исемлеге хәзер формалаша, республикадан тәкъдимнәр исемлеге формалаштырылган һәм җибәрелгән. Беренчедән, бу чистарту корылмаларын һәм яңгыр канализацияләрен төзү һәм реконструкцияләү, аларның гомуми суммасы 18 млрд сумнан артык. Исемлектә барлыгы 17 объект бар. Икенчедән, бу су объектларын реабилитацияләү. Төбәктән барлыгы 4,4 млрд сумлык 29 чара игълан ителгән. Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры шулай ук «Экология» илкүләм проекты буенча төбәктә башкарылган эшләр турында сөйләде. «2019 елдан алты федераль проект кысаларында 17,6 млрд сумлык 30 чара гамәлгә ашырылган. 2026 ел ахырына кадәр 5,7 млрд сумлык тагын сигез чара каралган. Федераль финанслаудан тыш, күп кенә чаралар республика акчалары, шул исәптән экологик керемнәрдән җирле бюджет акчалары хисабына гамәлгә ашырыла», - дип ассызыклады А. Шадриков. Тулаем алганда, Татарстанда табигатьне саклау чараларына алты ел эчендә 60,5 млрд сум акча юнәлтелгән. Нәтиҗәдә 65 млрд сумнан артык зыян кисәтелгән. Шулай ук Александр Шадриков төбәкнең экологик юнәлешле предприятиеләренең керткән өлешен билгеләп үтте, алар алты ел эчендә экопрограммаларга һәм төрле чараларга 36 млрд сумга якын акча җибәргән. Күп еллар дәвамында бу күрсәткеч буенча Татарстан Идел буе федераль округында лидерларның берсе. Шул ук вакытта Казансуда елганы чүп-чар белән пычранулардан чистарту буенча «Ирекле агым» проекты тормышка ашырылуын дәвам итә. Аның турында Татарстан Республикасында Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге рәисе Дмитрий Шиллер сөйләде.

Проект 2022 елда башланган, елга үзәнен тикшерү барышында 72 су тыгылып тору ачыклаган. "2023 елда 25 шундый урын чистартылган. Аларның иң зурысының биеклеге су дәрәҗәсеннән 3 метр, ә киңлеге 7 метр тәшкил итә. Чистартудан соң елга "сулыш алган". Быел без 7 чүп-чарны чистарттык, 390 кубометр агач чынардык, 50 капчык чүп чыгардык», - дип хәбәр итте Шиллер. Елагаларда тыгылып ятуларны бетерү елганы чүп-чардан чистарту эшләре белән бергә бара. Узган ел проектта катнашучылар елганың 25 километрыннан 400 капчык пластик җыйганнар. Татарстан Фәннәр академиясе галимнәрен елгага диффуз агым борчый. Дмитрий Иванов фикеренчә, төбәктә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән активрак эшләргә кирәк, чөнки терлекләр һәм күп кенә фермалар Казансу кушылдыгы ярларында, су саклау зонасында урнашкан. Бу проблема муниципалитетлар дәрәҗәсендә хәл ителергә тиеш, дип саный ул.


"Татар-Информ" МА.