Рөстәм Миңнеханов кыска вакыт эчендә барлык паркларны һәм скверларны тиешле хәлгә китерергә кушты

07.06.2024

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Наилә Зиннәтуллина хәбәр иткәнчә, 7 муниципаль берәмлек җәйге чорга парклар һәм скверларны әзерләмәгән. Алар арасында: Алексеевск, Әтнә, Кама Тамагы, Лениногорск, Сарман, Тәтеш һәм Чирмешән районнары. Күпчелек искәрмәләр вандализм нәтиҗәләрен бетермәүгә бәйле, чүп-чарның күп булуы, җәмәгать бәдрәфләренең төзек булмавы һ. б.лар. "Хөрмәтле башлыклар, тормышка ашырылган объектларга карата шундый мөнәсәбәттә булып, без паркларыбызны гарантия чорында да саклап кала алмаячакбыз. Тикшерүләр вакытында ачыкланган барлык искәрмәләрне 12 июньгә кадәр яисә аннан алдарак бетерергә кирәк", - диде Фонд директоры. Рөстәм Миңнеханов җәмәгать киңлекләрендә тәртипне күзәтмәгән башлыкларны тәнкыйтьләде. "Боларның барысы да гавами һәм халыкка җиткерергә кирәк. Җитәкчелекнең оешмаганлыгы аркасында кешеләр интегергә тиеш түгел. Без гражданнарыбыз өчен игелекле, күңелле нәрсә эшләргә телибез. Программа нәтиҗәле эшләргә тиеш. Башлыкларга сорауларыбыз булса, без аларны яхшырак хәл итәчәкбез, районны җәзаламаячакбыз. Эш яхшы оештырылган урында барысы да канәгать. Бу - тормышның башка сыйфаты, безнең кешеләрнең башка мәдәнияте», - дип ассызыклады Татарстан Рәисе. Ул барлык паркларны һәм скверларны тиз арада тиешле хәлгә китерергә кушты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.