Рөстәм Миңнеханов БРИКС Уеннары турында: Чара җитди һәм бик мөһим

07.06.2024

Киләсе атнада, 12 июньдә, Казанда БРИКС Уеннары башлана. Турнирны югары дәрәҗәдә уздыру өчен бар көчебезне куярга кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

"Әлеге халыкара мультиспорт чарасы илебезнең БРИКСтагы рәислеге кысаларында үткәрелә. Казанда 15 спорт объекты һәм Мәскәүдә 1 объект кулланылачак. Барлыгы 27 спорт төре буенча 387 комплект медаль уйнатылачак», - диде Рөстәм Миңнеханов. 100 илдән 3,5 меңнән артык спортчы һәм 1,5 мең рәсми зат көтелә. Белоруссия, Үзбәкстан, Кыргызстан, Һиндстан, Кытай, Бразилия, Таҗикстан, Әзәрбәйҗан, Казахстан, Иран һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән зур делегацияләр киләчәк. "Чара җитди һәм бик мөһим. Аны бик лаеклы уздырырга кирәк», - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.