Сабантуй һәм Россия көне кысаларындагы чараларны югары дәрәҗәдә оештырырга һәм уздырырга кирәк.
Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Бу ял көннәрендә республиканың район үзәкләрендә һәм авыл җирлекләрендә татар милли бәйрәме Сабантуй узачак. "Сабантуй төрле милләт һәм дин вәкилләрен берләштерә, дуслык һәм үзара аңлашуның аерым атмосферасын тудыра. Бу - илебез халыкларының бердәмлеген ассызыклау өчен тагын бер мөмкинлек», - дип ассызыклады Татарстан Рәисе. Ул билгеләп үткәнчә, чаралар традицион рәвештә күп санлы кунаклар катнашында узачак, бәйрәм мәйданчыклары тирәсендә зур транспорт агымы булдачак. Рөстәм Миңнеханов иминлеккә бәйле барлык мәсьәләләргә аерым игътибар бирергә кушты. Шулай ук киләсе атнада, 12 июньдә, төп дәүләт бәйрәме - Россия көне билгеләп үтелә. "Татарстан-Россиянең терәк төбәге. Без илкүләм лидер курсын хуплыйбыз. Россия көнен бәйрәм итү кысаларында планлаштырылган барлык чараларны иң югары дәрәҗәдә уздыру мөһим», - дип өстәде республика Рәисе.