Рөстәм Миңнеханов Татарстан делегациясенең ПХИФ-2024 эшенә йомгак ясады

07.06.2024

Татарстан делегациясе Петербург халыкара икътисадый форумында актив катнашты. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

"5-7 июньдә безнең делегация ПХИФ эшендә катнаша. Зур делегация, 50дән артык кеше. Татарстан стендында үз продукциясен 15тән артык оешма тәкъдим итте. Без 21 очрашу үткәрдек, шул исәптән 8 халыкара. 11 документ имзаланды», - диде ТР Рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, 5 июньдә РФ Президенты Администрациясе Җитәкчесе урынбасары Максим Орешкин рәислегендә Россия Инновацион төркемнәре ассоциациясе төбәкләре башлыклары очрашуы узды. "Ассоциация алга таба да актив катнашырга максат куя", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул Татарстанның инвестклимат торышы буенча илкүләм рейтингта икенче урынны алуын билгеләп үтте. "Без үз позициябезне саклап калдык. Бу - безнең зур уртак эшебезнең нәтиҗәсе», - дип өстәде республика Рәисе.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.