Татарстан инвестклимат торышы илкүләм рейтингында икенче урынны алды

07.06.2024

Татарстан инвестклимат торышы илкүләм рейтингында икенче урынны алды. Стратегик инициативалар агентлыгы тикшеренү нәтиҗәләре бүген Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында яңгырады. Россия Федерациясе субъектларының илкүләм рейтингы 4 юнәлеш буенча 67 күрсәткеч буенча бәяләнә: регулятор мохиты, бизнес өчен институтлар, инфраструктура һәм ресурслар, кече эшкуарлыкка ярдәм. Мәгълүматны эшкуарлар арасында сораштырулар, статистика мәгълүматларын куллану һәм эксперт бәяләмәсе аша алганнар. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, инвестицион климат торышының илкүләм рейтингы — субъектларның инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыру өчен мөһим ориентир. Ә рейтинг ярдәмендә төбәкләр үз резервларын күрә һәм бизнес һәм инвесторлар өчен шартларны яхшырту буенча эшне дәвам итә ала. Узган ел нәтиҗәләре буенча гына да республика икътисадына 1 трлн 180 млрд сум инвестиция җәлеп ителгән.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.