Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисадый форумы кырларында республикада Өстәл теннисын үстерү турында килешүгә кул куюда катнашты.
Документ Россия Өстәл теннисы федерациясе белән имзаланды. Бүген республикада өстәл теннисы белән республиканың 20 спорт мәктәбендә һәм Казан олимпиада резервы училищесында 1,8 меңнән артык спортчы шөгыльләнә.
Күнекмәләрне үстерү өчен кирәкле шартлар тудыру, шулай ук төрле дәрәҗәдәге ярышларны оештыру өчен республикада 5 махсуслаштырылган спортзал төзү мәсьәләсе карала. Аларны Әгерҗе, Апас, Баулы, Саба һәм Ютазы районнарында төзү планлаштырыла.
Россия Федерациясе өстәл теннисы федерациясе төзелешне финансларга әзер.