Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында "Ак Барс" холдинг компаниясе" АҖ стратегик партнерлык турында берничә килешү имзалады.
Имзалау Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барында узды.
Бөек Петрның Санкт-Петербург политехник университеты белән инженерлык, фәнни һәм белем бирү юнәлешләрендә ярдәм итү, шулай ук эшләнмәләр чыгару мәсьәләләре буенча консультацияләр бирү кебек юнәлешләрдә хезмәттәшлек итәчәкләр.
«Морские Комплексные Системы» ҖЧҖ белән килешү кысаларында судно комплектлау җиһазларын эшләү, булдыру һәм серияле җитештерүгә кертү буенча комплекслы проектларны гамәлгә ашыруда катнашу күздә тотыла.