Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның Энергетика министры Журабәк Мирзамөхәммәдов белән очрашты

07.06.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисадый форумы кырларында Үзбәкстан Республикасының Энергетика министры Журабәк Мирзамөхәммәдов белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия һәм Үзбәкстан төбәкләренең хезмәттәшлегенә ике ил президентлары зур игътибар бирә, моны күптән түгел Ташкентта Владимир Путин һәм Шәүкәт Мирзиеёв катнашында узган Төбәкләр советы раслый.

Очрашу барышында яклар хәзер Үзбәкстанда алып барыла торган уртак проектларны гамәлгә ашыру барышы турында фикер алыштылар. Аерым алганда, Бохара һәм Навоида сәнәгать мәйданчыклары. Проектларны гамәлгә ашыру буенча беренче нәтиҗәләр ясалды.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, хәзер үк резидентлар буенча тәкъдимнәр әзерләү эше алып барыла, төзелеш тәмамланган вакытка компанияләр әзер булсын өчен. ТР Рәисе ассызыклаганча, мәйданчыкларда конкурентлык шартлары тудыру өчен потенциаль инвесторлар өчен кызыклы тарифлар билгеләргә кирәк.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.