Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Гагаузия Башканы Евгения Гуцул белән очрашты.
ТР Рәис искәрткәнчә, Татарстанның Гагаузия белән уртак тарихи һәм мәдәни тамырлары бар. Кызганычка каршы, хәзерге Молдова җитәкчелегенең Россиягә каршы позициясе хәзерге вакытта тулы хокуклы хезмәттәшлекне үстерүгә комачаулый.
Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов элемтәләрне дәвам итүнең мөһимлеген билгеләп үтте.