Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисадый форумы кырларында Диңгез һәм елга транспорты федераль агентлыгы җитәкчесе Андрей Тарасенко белән очрашты.
Ул быел март аенда Росморречфлотны җитәкли башлады.
Очрашуда республикада су транспорты төрләрендә тизйөрешле пассажирлар йөртүне үстерү турында фикер алыштылар. Шулай ук илдә төбәкләрне тоташтыручы эчке су юлларын үстерүнең комплекслы программасын эшләү кирәклеге темасына да тукталдылар.
Татарстан Республикасы территориясе буенча Россиянең төп европа елгалары – Идел, Кама һәм Нократ ага. Татарстан Республикасы чикләрендә эчке су юлларының гомуми озынлыгы 1057 км тәшкил итә. 8 пассажир причалы эшли. Очрашуда билгеләп үтелгәнчә, төбәкара елга транспортын үстерү өчен федераль дәрәҗәдә карарлар кабул итүне таләп итүче берничә мәсьәлә бар. Мәсәлән, причал инфраструктурасын яңарту, пассажирлар йөртүчеләргә һәм судно төзүчеләргә субсидияләр һәм салым преференцияләре һәм башкалар буенча ярдәм итү.
Андрей Тарасенко җитештерелгән товарны портка алып барып, елга буйлап бушатырга мөмкин булсын өчен суда хаб булдыру планы турында хәбәр итте. Рөстәм Миңнеханов проектны хуплады һәм аның республика өчен кызыклы булуын билгеләп үтте. Ул профильле министрга бу мәсьәләне агентлык белән эшләргә кушты.