Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов "Нтех Лаб" ҖЧҖ генераль директоры Алексей Паламарчук белән очрашты.
Компания машина күрүе нигезендә хәл ителешләр эшләү өлкәсендә халыкара базарда лидерларның берсе булып тора. «Ростех» корпорациясенең компанияләр төркеменә керә. Россиядә компания үз хәл ителешләрен «Имин шәһәр» һәм «Имин төбәк» кебек системаларда тормышка ашыра. Татарстанда "Нтех Лаб» 2018 елдан бирле эшли, хезмәттәшлек куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм видеоаналитика өлкәсендә төзелгән.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстан бүген - ИТ-өлкәдә лидерларның берсе, республикада өч меңгә якын компания бар. Ул бу өлкәдә иң алдынгы һәм инновацион хәл ителешләрне гамәлгә кертү белән кызыксынуын белдерде. "Бүгенге көндә тиешле аналитика системасы булган видеокамералардан алынган барлык мәгълүматны саклау өчен бердәм контур булдыру мөһим. Без һәрвакыт яңа һәм иң соңгы хәл ителешләрне гамәлгә кертү белән кызыксынабыз», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Очрашуда компаниянең социаль һәм сәнәгать объектларына, биометрик системаларга интеграцияләү өчен алдынгы эшләнмәләре тәкъдим ителде.
Ахырда республиканың Дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы һәм «Нтех Лаб» ҖЧҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалан