Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Җәмшид Хоҗаев белән очрашты.
Яклар Үзбәкстан территориясендә гамәлгә ашырыла торган уртак проектлар турында фикер алыштылар. Аерым алганда, Бохара һәм Навои өлкәләрендәге проектлар.
Очрашу ПХИФдагы Татарстан Республикасы павильонында узды.