Рөстәм Миңнеханов «Дәүләт транспорт лизинг компаниясе» АҖ генераль директоры белән очрашты

06.06.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов "Дәүләт транспорт лизинг компаниясе" АҖ генераль директоры Евгений Дитрих белән очрашты.

Очрашуда су транспорты төрләрендә тизйөрешле пассажирлар йөртүне үстерү проекты кысаларында стратегик хезмәттәшлек турында фикер алыштылар. Сүз "Метеор-2020" проектының су асты канатларындагы пассажир тизйөрешле судноларын финанс арендалау (лизинг) планнары турында бара. Элек тапшырылган шундый ике судно көзен Казан Ульяновск һәм Казан Чабаксар маршрутлары буенча беренче пассажирлар йөртүне гамәлгә ашырды.

Быелгы навигациядә шул ук маршрутлар буенча бу ике судноны да эксплуатацияләү планлаштырыла. Бу төр пассажирлар йөртүгә зур кызыксынуны исәпкә алып, составның артуы актуаль булып күренә. Очрашуда төбәкара су маршрутларын оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Шулай ук сүз 2023-2024 елларда республика территориясендә Милли иминлек фонды акчаларын җәлеп итеп, "лизингка тапшыру өчен җир өсте җәмәгать пассажир транспортының хәрәкәт итүче составын сатып алу» инвестиция проектын гамәлгә ашыру турында барды. Элегрәк проект кысаларында республикада 12 муниципаль берәмлек өчен 119 автобус сатып алынган иде. Очрашуда республиканың эре шәһәрләре: Казан һәм Чаллы өчен аерым класслы автобуслар сатып алу мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов барында Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, «Дәүләт транспорт лизинг компаниясе» АҖ һәм «Татарстан Республикасы флоты» АҖ арасында стратегик хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.