Рөстәм Миңнеханов һәм «Ромекс» дәүләт корпорациясе башлыгы «Зеленодольск 4» күпләп сату-бүлү үзәген төзү буенча инвестиция проектын тикшерделәр

06.06.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ромекс» компанияләр төркеме президенты Алексей Прокопенко белән очрашты.

«Ромекс» компанияләр төркеменең күпләп сату-бүлү үзәкләре төзү буенча зур тәҗрибәсе бар. Татарстанда гомуми суммасы 9 млрд сумнан артык булган 4 инвестиция проекты гамәлгә ашырылган. Тагын ике проект гамәлгә ашырыла.

"Тагын бер бүлү үзәген ачу безнең предприятиеләр һәм тәэмин итүчеләр өчен Россия төбәкләренә һәм аннан читтә продукция китерү мөмкинлекләрен киңәйтә, эшкуарлар өчен транспорт-логистика чыгымнарын киметә. Моның ярдәмендә Татарстан мөһим логистик хабка һәм интернет-сәүдә үзәгенә әверелә", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Очрашуда Татарстан Республикасының «Тура 2.0» сәнәгать паркында «Зеленодольск 4» күпләп сату-бүлү үзәген төзү буенча инвестицион проектны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.