Татарстан Рәисе ПХИФда Кытайның Ляонин провинциясе Губернаторы белән очрашты

06.06.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасының Ляонин провинциясе Губернаторы Ли Лэчэн белән очрашты.

Ляонин Кытайның төньяк-көнчыгышында урнашкан. Провинциядә машина төзелеше, металлургия, нефть химиясе, авыл хуҗалыгы, электр энергетикасы, күмер сәнәгате, ОПК предприятиеләрен үз эченә алган бербөтен сәнәгать комплексы бар. "Соңгы елларда Россия-Кытай мөнәсәбәтләре моңарчы күрелмәгән дәрәҗәгә җитте. Без барыбыз да Президент Владимир Владимирович Путинның Кытайга визитын күзәттек. Татарстан, Россиянең алдынгы һәм сәнәгый үсеш алган төбәкләренең берсе буларак, безнең илләр арасында хезмәттәшлекне үстерүдә актив катнаша. Татарстан һәм Кытай товар әйләнешенең еллык үсешен канәгатьлек белән билгеләп үтәргә мөмкин. Узган ел нәтиҗәләре буенча ул ике тапкыр артты һәм 3 млрд доллардан артып китте», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул 2013 елда Ляонин провинциясендә булганын, сәнәгать зонасында булагнын искәртте.

Рөстәм Миңнеханов сөйләвенчә, узган ел Казанда ике илнең дә рәсми һәм эшлекле даирәләре катнашында Кытай белән эшлекле элемтәләрне киңәйтүгә юнәлдерелгән зур бизнес-форум узган. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, быел Ляонинның эшлекле даирәләренең зур делегациясе киләчәгенә өметләнә.

Губернатор аның форумга килүенең максаты ике илнең Президентлары билгеләгән сәясәт кысаларында ике илнең төбәкләре арасында мөнәсәбәтләрне үстерү дип сөйләде. "Хезмәттәшлек өчен конкрет юнәлешләрне ачыклау өчен бер-беребез турында күбрәк белү бик мөһим. Без „Россиядә эшләнгән“ ярминкәсен үткәрәбез. Сезнең продукцияне тәкъдим итәр өчен, сезнең республика белән эшләргә әзер», - дип тәкъдим итте Губернатор.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.