Рөстәм Миңнеханов: Мисыр - безнең күптәнге һәм мөһим партнерыбыз

06.06.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисадый форумы кырларында Мисыр Гарәп Республикасы Сәүдә һәм сәнәгать министры Әхмәд Самир белән очрашты.

Рөстәм Мнниханов ассызыклаганча, Мисыр - Россия Федерациясенең күптәнге һәм мөһим партнеры. Ул искәрткәнчә, узган ел илләр дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруның 80 еллыгын билгеләп үттеләр. "Без илләребез җитәкчелегенә төбәкара хезмәттәшлекне киңәйтү өчен уңайлы шартлар тудыру мәсьәләләренә игътибарлы булулары өчен рәхмәтле. Үз дәрәҗәсендә Татарстан эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне үстерүгә ярдәм итәргә әзер», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул Татарстан-Мисыр товар әйләнешенең җитди үсешен билгеләп үтте. Узган ел нәтиҗәләре буенча 8 тапкырдан артык - 217 миллион долларга кадәр арткан.

Рөстәм Миңнеханов Мисырга нефть химиясе, машина төзелеше продукциясен, автомобиль шиннарын, компрессорларны һәм авыл хуҗалыгы товарларын экспортлауны киңәйтүдә кызыксынуын белдерде. Моннан тыш, Мисыр ягыннан уртак предприятиеләр булдыру буенча килгән барлык тәкъдимнәрне тикшерергә әзерлеген белдерде.

Мисыр Гарәп Республикасы Сәүдә һәм сәнәгать министры форум кысаларында очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. "Без нефть химиясе, авыл хуҗалыгында яңа бизнеслар эшләтеп җибәрүгә ачык. Безнең Мисырда базар зур, 106 миллион кеше яши. Ә Африканың бөтен төбәген алсак, бу якынча 1,5 миллиард кеше», - дип ассызыклады ул. Министр делегацияләрнең актив эшләве белән уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен партнерлар табу мөмкинлегенә ышаныч белдерде.

Рөстәм Миңнеханов юнәлеш министрлары делегациясен формалаштырырга һәм конкрет предприятиеләр мисалында сәнәгать потенциалын өйрәнү өчен республикага килергә тәкъдим итте.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.