Татарстан Рәисе: Безнең республика үз предприятиеләренең продукциясен Һиндстанга җибәрергә тели

06.06.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисадый форумы кырларында Һиндстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Винай Кумар белән очрашты.

"Россия һәм Һиндстанның үзара файдалы элемтәләре аеруча өстенлекле стратегик партнерлык юнәлешендә динамик үсеш ала. Татарстанда Һиндстан белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе тупланган», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул, үзара мөнәсәбәтләрнең күптәнге тарихына карамастан, соңгы елда Татарстан белән Һиндстан арасында товар әйләнеше сизелерлек кимүен билгеләп үтте. Сәүдә күләме 160 миллион доллар дәрәҗәсендә.

"Безнең республика үз предприятиеләренең продукциясен Һиндстанга җибәрергә тели. Без фармацевтика һәм мәгълүмат технологияләре өлкәсендә үзара хезмәттәшлекне үстерүдә аеруча кызыксынабыз", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Шул ук вакытта ул Һиндстанның Татарстанга кайбер һинд товарларын: фармацевтика, тукыма, тәмләткечләр, чәй һ. б. җибәрүне арттыра алуын билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов делегацияләр алмашу һәм уртак инвестицион проектлар булдыру буенча хезмәттәшлекне җайга салу зарурлыгын ассызыклады. "Моның өчен ел саен үткәрелә торган KazanForum халыкара икътисадый форумы яхшы мәйданчык була ала", - дип саный Рөстәм Миңнеханов. Ул Һиндстанга киләсе елларда Форумда катнашырга тәкъдим итте.

Илче билгеләп үткәнчә, Татарстан һәм Казан бөтен дөньяда киң танылган: "Безнең сәүдә әйләнеше аз. Мин шәхсән аңламыйм, ни өчен дәрәҗә шундый түбән, сезнең республика нинди зур кызыксыну уята. Мин товар әйләнеше артсын өчен бар көчемне куячакмын". Ул хәбәр иткәнчә, хәзер Россиядә ике консуллык булдыру мәсьәләсе карала, моның өчен төп кандидатлар арасында - Татарстан. Илче сүзләренчә, йомгаклау карарын быел көздә Казанда БРИКС саммиты кысаларында игълан итү планлаштырыла.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.