Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Роквул Россия» компаниясе генераль директоры Марина Потокер белән очрашты.
Яклар республика территориясендә компания эшчәнлеге, шулай ук сәламәтлек саклау һәм мәгариф объектларында аерым проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
Аерым алганда, уку процессы вакытында балаларның фикерен туплау мәсьәләсе - тавышны йотарга мөмкинлек бирүче технологияләр кулланып, «Тынлык бүлмәләре» булдыру. Рөстәм Миңнеханов инициативаны хуплады.