Рөстәм Миңнеханов ПХИФ кысаларында Томск өлкәсе Губернаторы Владимир Мазур белән очрашты

06.06.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ПХИФ кысаларында Томск өлкәсе Губернаторы Владимир Мазур белән очрашты.

Соңгы гавами мәгълүматларга караганда, төбәкләр арасында товар әйләнеше 1,7 млрд сум тирәсе тәшкил итә. Татарстан Томск өлкәсенә йөк автомобильләре, төргәкләү продукциясе, шин продукциясе, медицина җайланмалары, дарулар җибәрә. Шул ук вакытта республикага өлкәдән химия продукциясе, кабельләр килә.

"Машина төзелеше, нефть химиясе, энергетика өлкәсендә җитештерү кооперациясе өчен яхшы перспективалар бар. Үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү өчен безнең республика самосваллар, нефть һәм газ чыгару комплексы өчен машиналар, урман ташучылар, авыл хуҗалыгы техникасы тәкъдим итәргә әзер», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул өлкә җитәкчелегенә Kazanforumда катнашуы өчен рәхмәт белдерде. Томск өлкәсе Себер федераль округының төбәк экспозициясен тәкъдим иткән бердәнбер субъект булды.

Губернатор, өлкә делегациясенең Kazanforumга килеп, файдалы очрашулар үткәрүен хәбәр итте. "Без бер урында тормыйбыз, безнең нефть-газ химиясе проектларыбыз күп. Безгә бу мәсьәләдә Татарстан тәҗрибәсе кызыклы», - диде Владимир Мазур.

Очрашу ахырында 2024-2027 елларга Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Томск өлкәсе Хөкүмәте арасында Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру буенча чаралар планына кул куелды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.